Результаты поиска
- әнә шул сүзләр дә минем уй-фикерләремне ярты гасыр элек булган вакыйгаларга алып китте. "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре
- Мәскәү мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, Уфада эшли башлаган, шәһәр һәм аның зыялылары белән танышып йөргән 60 нчы еллар башы. "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре
- крупская исемен йөрткән республика үзәк китапханәсенә халык ифрат күп йөри: иҗади һәм техник зыялылар, студентлар, аспирантлар, гади хезмәт ияләре, пенсионерлар … "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре
- Коллектив баштанаяк эшкә чумган, күбесе яшьләр, өлкәннәрдән Суфия һәм Фатыйма исемле апалар гына. "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре
- Кояштай балкып торган сөйкемле, бик пөхтә, зәвык белән киенгән, урта буйлы Фатыйма апага яшьләр аеруча ныграк елышалар сыман иде. "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре
- Ул һәркөнне эшкә кечкенә булса да күчтәнәч алып килә, яшьләргә ягымлы сүзле, шуның белән дә үзен яраттыра булса кирәк. "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре
- Китапханәгә йөрүчеләрне якты йөз белән каршылап, йомышларын тиз һәм җиренә җиткереп үти. "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре
- Егерменче гасыр башында татар матбугатында гарәп хәрефләрендә басылган мәкаләләрне табу гына түгел, аларны безнең хәзерге язмабызга әйләндереп тә бирә иде. "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре
- Киң эрудицияле, данлы зыялылар белән якыннан аралашкан Фатыйма апабыз иске гәзит-журнал битләрендә казынып, ялкынлы яшьлек елларына кайтып килгәндәй була, күрәсең. "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре
- Еш кына икенче сменага бергә калырга туры килә, шунда буш вакытта чәй эчәргә форсат тисә, ул миңа яшь чагында үзенең дә театрда уйнаганын, артистларның нинди үзенчәлекләре булуын сөйли иде. "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре